Йолдызлар ниләр юрый?
Өстенлекләрне һәм максатларны дөрес билгеләсәгез, берьюлы төрле юнәлештә уңышка ирешә алырсыз. Январь аена йолдызнамә.
Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларның эшләре шундый күп була ки, ял итәргә дә вакытлары калмаячак. Бу хәл җомгага кадәр сузылачак. Аннан җиңел сулыш ала аласыз.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозауларны, алга таба нәрсә эшләргә, нинди карар кабул итәргә кирәклегенә ачыклык кертә торган, берничә вакыйга көтә.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Атна уртасында килеп чыккан проблемалар өчен баш ватмагыз, алар сездән башка да хәл ителәчәк. Сезнең бурыч — хисләргә бирелмәскә, артыгын сөйләшмәскә һәм... эшләмәскә.
Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Таныш һәм таныш булмаган кешеләрдә үзегез турында яхшы фикер тудырырга тырышыгыз. Шул рәвешле үз алдыгызга куйган максатларыгызга җиңел генә ирешә алырсыз.
Арыслан ( 23 июль-23 август)
Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә, әле тагын туган-тумачаның проблемаларын да хәл итәргә туры киләчәк. Сезнең колакка пышылдаган сүзләрнең илле процентына гына ышаныгыз.
Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Күптән түләнмәгән бурычыгыздан котылырсыз. Озакка сузылган юридик бәхәскә нокта куелачак. Кешегә булышудан курыкмагыз, үзегезгә дә файдасы тиячәк.
Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Планнарыгыз бозылганга ачуыгыз килсә дә, мәсьәләнең сезнең файдага хәл ителүе кәефегезне күтәреп җибәрер. Тынычланыр өчен күңелегезгә ошаган шөгыль табыгыз.
Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Ялкау Чаяннарны күңелсезлекләр көтә. Финанс югалтулары ихтимал. Акчагызны чыгарып салганчы хәзерге вакытта ул әйбер кирәкме сезгә, юкмы икәнен кат-кат уйлагыз.
Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Авырлыктан куркып, артка чигенмәүче Укчыларны карьера үсеше көтә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне бетерү тулысынча Укчыларның үзләреннән тора.
Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Өстенлекләрне һәм максатларны дөрес билгеләсәгез, берьюлы төрле юнәлештә уңышка ирешә алырсыз. Моның өчен сезгә ашыгырга да, кабаланырга да кирәкмәячәк.
Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Бу атнада ниндидер мөһим проблеманы хәл итү максатын куйгансыз икән, җиңел генә башкарып чыгам дип уйлап, ялгышасыз. Сезгә бик күп көч түгәргә, төзегән планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк.
Балык ( 19 февраль- 20 март)
Ыгы-ызыгылы булса да, бик кызыклы һәм нәтиҗәле атна. Тормышын кардиналь рәвештә үзгәртергә теләгән Балыкларга йолдызлар үзләре ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев