Илтән-Буталылар махсус хәрби операция зонасына яңа ел посылкалары юллый
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе Әлмәт районы авылларында да киң колач алган.
Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары өчен Илтән-Бута һәм Аппак авылларында яшәүчеләр бергәләшеп посылкалар әзерлиләр.
“Безнең җирлектән 6 егет махсус операция зонасында. Аппак авылыннан булганнары да, әти-әниләре безнең Илтәннән чыккан егетләр. Бу егетләргә Яңа ел бүләге булыр дип уйлаштык. Әлеге күчтәнәчләрне авылдан сагыну сәламнәре, батырларыбызга рәхмәт сүзләре итеп кабул итсеннәр. Авылда клуб эшләми, китапханә генә эшли, шуңа, клубның фойесында авылдашлар көче белән махсус хәрби операция зонасында булган егетләр өчен яңа ел посылкалары тутырдык. Авыл халкы хәрбиләргә посылкалар туплау эшенә актив кушылды. Күрешүләр насыйп булсын диеп телибез һәрбербез»,– диде авылның активисты Сергей Егоров.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова белән дә сөйләшеп алдык:
“Без моның белән генә чикләнмибез, ярдәм итүне окоп шәмнәре ясап, челтәр үреп тә дәвам итәбез, пироглар пешереп тә җибәргәлибез. Авылдагы һәрбер эшне оештыруда Сергей Николаевич зур ярдәм итә, махсус операциядәгеләргә ярдәм әзерләүдә дә, аларны озатуда да, зиратларны чистартып рәткә китерүдә дә. Ә авылдашлар оештырылган эшне хуплыйлар, кушылалар”, – дип әйтә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев