Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Июль аена гороскоп

Кайсы айда туганына карап, июль аенда йолдызлар кемгә нәрсә юрый, нәрсә вәгъдә итә икән...

Кучкар
Бу йолдызлык астында туганнарга кирәгеннән артык фәлсәфи уйларга бирелмәсәләр яхшырак. Кайберләре июльдә эш урыннарын алмаштырырга мөмкиннәр. Күчеп китәргә, гаилә корырга, бала табарга ниятләүчеләре дә табылыр.

Үгезбозау
Яңа хасил булган партнерларга тулысынча ышанырга иртәрәк әле. Ә менә үзләрен яңа төр эшчәнлектә сынап карау өчен яхшы вакыт! Үз өсләренә артык күп бурыч алырга, баштанаяк эшкә чумарга мөмкиннәр.

Игезәкләр
Игътибар үзәгендә булудан канәгатьлек таба. Анда ораторлык сәләте уяна. Эшләре сату-алу, артистлык, масс-медиа, укыту белән бәйле булганнар бу айда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкләр.

Кысла
Хезмәттәшләре вазифасын да башкарырга, яки дустының я гаиләдәге берәрсенең проблемларын хәл итәргә туры килмәгәе. Шуңа да ял итү, яраткан мавыгуы белән шөгыльләнү айның соңгы ункөнлегенә калмагае.

Арыслан
Финанс мәсьәләсен хәл итүгә бик күп көч түгәчәк. Ул бер мизгелгә дә эштән аерылып тормаган бөтерчекне хәтерләтәчәк. Үзе шикелле үк эшкә чумган хезмәттәшләре һәм бизнес буенча партнерларыннан башкалар белән аралашырга вакыты калмаячак. Ә шулай да гаиләсен, туганнарын онытып бетермәсәкә тырышсын.

Кыз
Янәшәдәгеләр ышанычын яуласа, үз көченә ышанычы артыр. Эш урынында кушылганны гына үтәүдән туктап, үзенә дә бераз активлык күрсәтергә кирәк. Дуслары күп булуын теләсә, үзенә дә башкаларага карата дустанә мөнәсәбәттә булу комачауламас. 

Үлчәү
Җыелып килгән арыганлык үзен сиздерер. Ялгызы гына каласы килүе, уйларга бирелүе кешеләрдән читләшүгә китерер. Ә шулай да ул дуслары игътибарыннан читтә калмаячак. Ахыр чиктә, ай азагына ялгызлык хисеннән арыначак.

Чаян
Хезмәт баскычыннан югары күтәреләсе яки премия аласы килсә, җиде кат тире чыкканчы эшләргә туры киләчәк. Эшләү белән генә түгел, аны җитәкчеләргә күрсәтә белергә дә өйрәнергә кирәк. Дөньясын онытып, дуслары белән күңелле ял итәсе килсә, андый ялны башкалардан көтмичә, үзенә оештыру дөрес булыр.

Укчы
Ай башы киеренке булса да, азагы уңышлы төгәлләнәчәк. Беренче ун көндә моңа кадәр башкарырга җитешмәгән эшне тәмамларга туры килер. Әгәр дә җиң сызганып эшләсә, югарырак вазифага күтәрелүе дә мөмкин.

Кәҗәмөгез
Бу айда иркенләп ял итә алмаска да мөмкин. Июльне эш буенча ерак һәм якын араларга командировкаларда йөреп үткәрергә туры килүе бар. Югарырак эш урынына күтәрелү җае да чыгар.

Сукояр
Үзенә карата бик үк дустанә карашта булмаган кешеләрнең чын йөзе ачылырга мөмкин — әгәр янәшәсендә андыйлар булса... Ул кешеләрдән арынып, үзенең дуслары һәм хезмәттәшләре белән аралашудан тәм табу өчен менә дигән вакыт.

Балык 
Эшлеклелек ягыннан тыгыз ай. Бик күп эшлекле сөйләшүләр, сәфәрләр көтә. Күп вакыт һәм көчне алса да, тырышлык бушка китмәс. Ай уртасында арыганлык хисе дә үзенекен итәр, әмма бераздан барысы да әйбәтләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев