Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең «махсус премия» номинациясендә Татьяна Ефремова җиңү яулады

18 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Бәйге быел дүртенче тапкыр Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 15 җиңүче билгеләнгән. Алар жюри рәисе – композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова, жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итте. 

Рифат Фәттахов бәйгенең елдан-ел үсә, популярлаша баруын искәртеп үтте. «Иң мөһиме, һәр ел яңа килгән җырларның сыйфаты, дәрәҗәсе арта бара. Безнең конкурста җиңгән җырлар халык арасына кереп бара, алар хитларга әйләнә, концерт программасына исемнәр буларак куела. Күптән түгел сөенеп шуны да ачыкладым – кайбер конкурс, фестивальләрнең дә программасын безнең «Яңа татар җыры» конкурсында җиңгән җырлар бизи. Димәк, конкурс әкрен генә үз максатына ирешә дигән сүз», – диде ул.

Әлеге бәйгедә «Махсус премия» номинациясе дә булган. Җырчы карендәшебез Татьяна Ефремова, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар «Елга буйларында» җырын башкардылар (Айдар Юнысов музыкасы, Алмаз Юнысов сүзләре). Әлеге җыр белән алар җиңү яуладылар. 

Фото: Татьяна Ефремованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев