Яңа почта маркасы чыкты
22 февральдә, Казандагы «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына багышланган почта маркасы әйләнешкә чыгарылды. Бу хакта ватан маркалары һәм филателистик продукция нәшрияты сайтында хәбәр ителә.
85 сумлык марка тематик открытка белән сатыла. Мәскәү һәм Казан почта бүлекчәләрендә аны беренче көн штемпеле белән түләргә мөмкин.
Маркада турнир эмблемасы — «Цифрлы ялкын» сурәтләнгән. Өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары һәм нәфис тышлык басылып чыккан.
Исегезгә төшерәбез, Казанда турнир кичә ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чит илләр лидерлары һәм вәкилләре катнашты. 16 гибрид дисциплинадагы ярышлар 3 мартка кадәр үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев