Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хыяллар тормышка аша

"Кряшен чибяре" конкурсында катнашып, үзләрен таныткан, җиңү яулаган кызларыбызның уңышларын күреп сөенә торабыз. Бу көннәрдә "Кряшен чибяре - 2015" титулы алган Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Остроленко авылы кызы Юлия Савельева "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленә солистка булып эшкә урнашты. Юлиянең сүзләреннән аңлашылганча, "Бәрмәнчек"тә чыгыш ясау аның иң зур хыялы булган.

- Ансамбль турында беренче тапкыр "Бәрмәнчек" Нагайбак районына концерт белән килгәч ишеттем. Ул чагында, кайчан да булса "Бәрмәнчек" солисткасы булырмын, дип, уйлап та карамаган идем. Эшкә чакырып шалтыраткач, бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Моны мин бик озак көттем. Хәзер коллектив белән танышам. Репетицияләр вакытында, ансамбльнең җырларын тыңлап, аларның тавышларыннан каз тәннәре йөгерә. Монда миңа шундый ошый, күңелем белән дөрес җирдә икәнемне тоям, - диде Юлия.

Юлия хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегенең соңгы - 4 курсында белем ала.

- Тиздән диплом яза башлыйм, дәүләт экзаменнарына консерватория ансамбле белән нагайбак җыруларын өйрәнәчәкбез. Уку белән эш бер-берсенә комачау итмәс, дип уйлыйм. Икесенә дә вакытны дөрес бүләргә тырышырмын. Алла бирса, барысы да яхшы булыр! - дип, планнары белән бүлеште чибәр кызыбыз.

Без, үз чиратыбызда, Юлиягә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев