Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Михайлова: “Тарихи әйберләр – гаиләм мирасы”

Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова гаилә мирасы булган тарихи әйберләр турында сөйләде.

1954 елда бирнә итеп алып килгән келәттәге сандыктагы тарихи әйберләрен карагач, уйлар әллә кайларга алып китә... Барысы да кадерлеләр. Ләкин урыннары келәттәге сандыкта. Сандыкның иң төбенә төштем. Анда кайнанам белән кайнатамның зурайтылган, пөхтә генә итеп эшләнгән рамга урнаштырылган фотосүрәтләре. (Әлеге рамны әти үз куллары белән ясаганы безгә мәгълүм инде). Тагын нәкъ шундый ике рама. Берсесендә әтинең әнисе (бабай сугыштан кайтмаган). Икенчесендә әнинең әтисе белән әнисе фотосүрәтләре. Бу фотолар бик кадерле истәлек. Сандыктың бер почмагында сидерәп беткән ефәк чуклы яулыкка төрелгән төенчек. Әнине сонгы юлга озаткан көнне кызлар белән бергәләп төйнәлгән төенчек бу. Сидерәгән ефәк яулык ул әнинең анасы – ерак әби яулыгы. Ерак әби үлгәндә әнигә бары җиде яшь булган. (Әни 84 яшендә вафат булды). Ятимлекнең ничек ачы икәнлеген ул илерә-илерә сөйли иде. Уйларым тагын бүтән тарафка китте... Әнә шул ефәк яулык эчендә, ерак әбинең муенҗакасы белән беләзекләре. Әнинең, гомере буе әнисен сагынып, күз карасыдай саклаган әйберләре бит бу. Сандыкта болардан тыш, әнинең өч керәшен күлмәге (аларның җилкәләре икешәр катлы), әбинең суккан бер альяпкычы, суккан сөлгеләр бар. Мондагы һәр әйбер минем өчен истәлекле, кадерле.

«Мирас» сүзе миңа бу йортка килен булып килгәннән бирле, аеруча тәэсир итә. Бу турыда да язып китим әле. Кайнатама, әтисе сугышка киткәндә бары 10 яшь була. Метри бабай авылның иң оста балта остасы була. Әтисенең улына әйткән соңгы сүзе: "Улым, коралларымны берүк сакла. Аларны сакласаң — тамагың тук булыр" дигән. Бу аларның соңгы күрешүе була. Әти шул көннән башлап, әбигә, үзеннән кала өч баланы үстерешә. Бабайның кораллары белән эшкә өйрәнә. Тәрәзә рамнары, көянтә, ат чанасы, урындык, өстәлләр, кыскасы агачтан бар әйберне "коеп куя". Авылның иң оста куллы кешесе булып гомер кичерә. Үзенең соңгы көнендә ата-бабайдан калган үзенең коралларын, нәкъ әтисе әйткән сүзләрне оныгына кабатлап, Димага мирас итеп калдырды. Бүгенге көндә алар әтинең махсус ясаган шкафында сакланалар.

Гаиләбездә булган тарихи әйберләрне саклау, киләчәк буынга тапшыру — безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев