Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Константинова: «Олы көннең бүтән көннәргә ошамаган сере бар аның»

Владимир авылында туган, хәзерге вакытта Мамадыш шәһәрендә яшәүче карендәшебез Галина Константинова Олы көн турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Мин Мамадыш районы Владимир авылында тусам да татар авылында үстем. Шуңа микән, Олы көнгә бәйле аерым хатирәләрем юк та бугай. Бу Олы бәйрәм көнне тәмле әйберләр пешерәбез, күкәй буйыйбыз (безнең якта йомырка дип сөйләшмиләр). Кызганыч, якын-тирәдә эшләүче чиркәүләр булмаганлыктан, анда да барылмый...

Мине кечкенәдән әни күкәй җыярга чыгара алмады. Никтер, белмим, яратмадым мин өй саен йөрергә, «артык акыллы» булганмындыр инде. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, «күкәй җыю» йоласы мин үскән Усали авылында да бар бит (бөтен татар авылларында да бар ул гадәт, дип әйтмәс идем).

Бездә 1 Май көнне әллә кайлардан - төрле шәһәрләрдән балалар кайтып җитә. Урам тутырып күкәй җыялар. Керәшеннәрдән «йоккан» йола бит инде ул. Владимир, Албай тирәсендәге керәшен авыллары ерак түгел бездән. 1 Майда күкәй җыйдым, дип тә мактана алмыйм (шул бер мин бит инде ул).

Ә Пасха көнне Владимир тау башының иң биек урынында лагун ягалар. Элек дегетле мичкә (бочка) якканнар дип беләм, хәзер күп итеп покрышка яндыралар, каян җыеп бетерәләрдер... Бу хәзер дә шулай. Анда менә идек. Усалидагы иптәшләр белән дә мендек, Владимирдагы дуслар, туганнар мине аерым якын итеп чакыралар иде. Машина белән төшеп алганнары да булды. (Усалига төшәбез, Владимирга менәбез дип сөйләшәләр бездә.) Күңелле була иде анда. Соңгы елларда анда да барган юк.

Олы көнне Изге көн итеп кабул итәм. Бүтән көннәргә ошамаган сере бар аның, шулай тоела күңелгә, миңа гына алай түгел инде ул, бөтен керәшеннәргэ дә шулайдыр... Якты, күңелле, сөенечле, изге бәйрәм бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев