Фотоларда керәшен тарихы - Олы Арташ керәшеннәре, 1945 ел
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Олы Арташ керәшеннәре, 1945 ел

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Мамадыш районы Олы Арташ авылыннан Анастасия Иванова, Акулина Иванова, Авдотия Егорова. Акулина Иванова Бөек Ватан сугышы ветераны. Фото 1945 елда төшерелгән.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) җибәрегез.


Нет комментариев