Этномузыколог экспедициясен тәмамлады
Хәбәрләр

Этномузыколог экспедициясен тәмамлады

Сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Әлмиеваның Түбән Кама һәм Минзәлә районы авыллары буйлап экспедиция алып баруы турында хәбәр иткән идек. 

Наилә Юнисовна 31 июль-8 август көннәрендә Балчыклы, Келәтле, Кече Җирекле, Олы Аты, Тәтемәл, Нариман һәм Кушай авылларына барып, 1981 һәм 1989 елларда шушы ук авылларда үзе яздырып алган җырулар, йола-гадәтләрне кабат түтиләргә тыңлатып, дөресләткән. Этномузыколог әлеге материалларны кабат эшкәртеп, моңа кадәр чыккан ике антологиясе төсле, бастырачак.

Фольклор экспедиция мизгелләрен галереядәге фотоларда күрә аласыз.

Чыганак

 

 


Нет комментариев