Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дус булуга ни җитә

Казанның Горький паркында “Тормыш агачы” (Древо жизни) бәйрәме уздырылды.

Идел буе халыкларының мәдәниятен саклау, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын ныгыту максатыннан оештырылган бәйрәмдә керәшеннәр дә актив катнашты.

Агачлар арасындагы юлдан туп-туры узып, мин бер үк вакытта Питрауга да, Сабантуйга һәм Уявка да килеп төшкәндәй булдым. Бер чатта — чигүчеләр, икенчесендә читеккә бизәкләр төшерәләр, ә өченчесендә тамакса ясыйлар, уртада төрле халык көйләренә биеп-җырлап ял итәләр.

Җыелган кунаклар өчен булган мастер-класслар арасында Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре оештырганнары да бар иде. Мәдәни үзәк белгече Элина Якупова — балчыктан эшләнмәләр ясарга, ә халык костюмнарын реконструкцияләп тегүче Юлия Әхмәтҗанова тамакса ясарга өйрәтте. Аларның мастер-класс өчен кирәк-ярак белән тулы өстәлләре яныннан кеше өзелмәде. Олылар да, балалар да — барысы да керәшеннәрнең бай тарихлары белән кызыксынды. Белгечләр сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар. Бу остазлар белән бергәләп, үзләре дә тамакса, балчыктан сувенирлар ясап карадылар.

Биредәге этник киемнәр экспозициясендә Питрәч ягы керәшеннәренең Җырчы Җәкәү йорты фондында саклана торган элгәреге милли киемнәре дә бар иде.

Теләче районының Субаш авылындагы «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, һәрвакыттагыча, моңлы җырулары, дәртле биюләре белән халыкны үзенә тартты. Җырлаучылар уртасында басып торучы «Кряшен чибяре — 2023» титулы иясе Анжелика Павловага күз тимәгән булса ярый инде, мәйдандагы халык аннан карашын ала алмады. Барысы да такыялы чибәркәй белән фотога төшәргә теләде.

«Нардуган» чыгышын «Zakaria» фолктөркеме алыштырды. Аларның керәшен, нагайбәк җыруларын башкарулары, чын мәгънәсендә, халыклар дуслыгын күрсәтә.

Мастер-классларда катнашып, үзегезгә истәлекле әйберләр ясап, матур җыр-биюләр тыңлап күңел ачарга теләсәгез, 22 август көнне 18.00 Казанның Горький паркына килә аласыз.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев