Чистайдан Пётр Микушев: «Бу ел 42ле саны белән дә истә кала торган ел булды»
Чистай районының Югары Кондрата авылы, «КамАЗ» шофёры Пётр Микушев 2024 елда булган вакыйгалары белән уртаклашты.
— Үтеп барган елның безнең семья өчен иң олы вакыйгасы — төпчек оныгыбыз Настяның беренче класска укырга керүе. Аны мәктәпкә озатканда үз кызларыбыз Ольга белән Иринаның укырга барган чаклары искә төште. Настяның апасы Снежана колледжда белем ала. Икесе дә — кече кызыбыз Иринаныкылар. Казанда яшәүче Ольганың улы Ярослав — унберенчедә, ә София алтынчыда укый.
Балалар, оныклар ике атнага бер кайтып тора, бу — гаиләбезнең матур гадәте. Алар үзебезнең керәшен бәйрәмнәрендә дә яныбызга җыелалар. Әниләре Алевтина аш-суга оста, өстәл тутырып пешереп куя. Керәшенлекне саклап, дини бәйрәмнәрне дә бергә җыелышып уздыру гадәте бар безнең өйдә.
Бу ел 42ле саны белән дә истә кала торган ел булды. Йолдыз совхозына шофёр булып урнашканнан башлап, хәзер дә шул поселоктагы «Чистопольское» агрофирмасында үз хезмәтемне дәвам иттерүемә 42нче ел китте. Алевтина белән бергә яшәвебезнең 42 еллыгын ноябрь аенда билгеләп үттек. Ул әле минем «Багалмам» ансамблендә дә җырлап йөри.
2025 елга килгәндә, Яңа ел — семья бәйрәме, өйдә каршы алабыз. Элгәре балалар да безнең белән бергә иде. Ә хәзер Рождествога кайталар. Бәйрәмгә үрдәк кыздыру семьяда йолага кереп калды.
Яңа елда да Ходай исәнлек биреп, эшләп торырга язсын. Елына 75 мең чакрымлап юл үтелә, авыл җире өчен аз түгел. Яңа елда үтеләсе чакрымнар — хәвеф-хәтәрсез, юллар — шома, үзем йөртә торган «КамАЗ» машинасы гел төзек булсын, һәр кич өйдә хатыным Аля көтеп торсын. Дөньялар тынычланып, эшебез булганга шатланып, көн дә матур гына эшкә барып, өйгә исән-сау кайтсак, шул да — олы бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев