Чистайдан Анна Карликова газетабыз турында: «Утыз ел буе язылдым, үлгәнче язылырмын»
Анна Порфирьевна Чистай районының Керәшен Ялтаны авылында туган.
Тик 22 ел элек әлеге авыл бетә. Шул сәбәпле, ул Чуаш Ялтаны авылына күчеп китәргә мәҗбүр була.
«Кайда гына яшәсәм дә, керәшеннәргә битараф булмадым. Аралашып, газеталарны алдырып, алар белән балаларымны да таныштырып тордым. «Керәшен сүзе» дигән газета чыккач, энем Бәчели Чистай районында бу газетага язылып кайтты һәм миңа: «Тутай, бу керәшеннең бердәнбер газетасы, моңа язылмый калырга ярамый», — диде. Шуннан соң, мин аны ел саен алдырып килдем, үземне борчыган хәлләрне сезнең белән уртаклаштым. Газетада шигырьләрем дә басылып чыкты. Рәхмәт сезгә, «Туганайлар»!», — диде 82 яшендәге Анна түти.
Туганаем, ярый син бар,
Шулкадәр яратамын.
Утыз ел буе язылдым.
Үлгәнче языламын.
«Туганайлар» килгән көнне,
Өебездә зур кунак.
Бер табагын бабай ала,
Икенчесен мин укыйм.
Әгәр килсә хәлләремнән,
Айга дүрт ясар идем,
"Туганайлар"ны укучылар
Шатланып туймас иде.
Фотода: Анна түти белән Петр Карликовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев