Чиләбедән җиңү белән кайттылар
Хәбәрләр

Чиләбедән җиңү белән кайттылар

Чиләбе өлкәсендә узган «Арыумысыз, туганнар!» фестивале 30лап фольклор коллективны җыйды.

3 ноябрь Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында "Арыумысыз, туганнар!" дип аталган фестиваль-конкурс узды. Анда катнашырга Нагайбәк районы, Татарстан, Башкорстан республикаларыннан төрле фольклор коллективлар җыелды. 

Татарстан республикасы исеменнән Мамадыш районының җыелма "Бәрәкәт" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар сәхнәдә җырлы-биюле номерларын тәкъдим итеп, туган якларына 1 дәрәҗәдәге Лауреат исемен алып кайттылар.

Шушы ук фестивальдә Башкорстанның Бакалы районыннан килгән "Сөнәкәй" халык ансамбле дә 1 урынлы Лауреатлар булды.

Шулай итеп, әлеге матур вакыйга зур нәтиҗәләр белән тәмамланды.


Нет комментариев