Хәбәрләр

«Бондюг керәшеннәренең киемнәре» дигән мастер-класс күрсәтелде

8 апрельдә Иске Гришкин авылы мәдәният йорты директоры Виктор Япаев, Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйзатуллина белән берлектә, Менделеевск шәһәренең С. Гассар исемендәге мәдәният йортында, мастер-класс күрсәттеләр

Алар милли керәшен костюмы белән таныштырдылар: бондюг керәшеннәренең хатын-кыз һәм ир-ат киемнәренең үзенчәлекләре, киемдәге төрле элементларның мәгънәләре һәм керәшеннәрнең костюмдагы теге яки бу элементны ничек һәм кайчан киелүләре турында сөйләделәр. Анда шулай ук Иске Гришкин авылының мәдәният хезмәткәрләре -  Клавдия Михайлова, Мария Япаева һәм "Бигэшкэй" балалар халык ансамбленең иҗади составы да катнашты.


Нет комментариев