«Манзара» тапшыруының съемкалары бүген узды.
13 сентябрь "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Руслан Насыйров "Манзара" тапшырунда булып кайтты. Сүз инде бу пәнҗешәмбе узачак "Хәрәкәттә-бәрәкәт" мастер-классы турында барды. Аннан тыш, Руслан фольклор коллективтагы тормыш, күптән түгел Казахстанга барып, "Сабантуй"да катнашулары һәм башка кызыклы фактлар турында сөйләде.
"Манзара" тапшыруы 14 сентябрь иртәнге сәгать 6да "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында эфирга чыгачак.
Шулай ук, сезне 15 сентябрь "Татмедиа" бинасы каршындагы паркта керәшен биюе буенча мастер-класска көтеп калабыз.
Яшь чикләве: 0+

Нет комментариев