Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбленең зур гастрольләре башлана

Татарстанның «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле 28 февральдә Тосно мәдәният сараенда, 29 февральдә исә Гатчина шәһәр мәдәният йортында һәм 1 март көнне Санкт-Петербург тимер юлчылар мәдәният йортында «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятендә чаралар үткәрергә әзерләнә.

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле тамашачылар өчен «Туганнарның сагынган чагы» дип аталган концерт программасы әзерләгән. Программа нигезендә традицияләр, көнкүреш, милли чигү, тормыш идеясе һәм фәлсәфәсе тәкъдим ителә. Халык җырлары, биюләре һәм инструменталь музыка аша безнең ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрергә мөмкин. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

Программада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче керәшеннәрнең төбәк төркемнәре концерт номерлары тәкъдим ителә. Керәшен фольклоры белән беррәттән, татар халык җырлары һәм биюләре дә яңгыраячак. Ансамбль тамашачыны рус, казак халык җырлары һәм биюләре белән дә сөендерәчәк, ә нагайбәкләрнең «Париж, Париж...» биюе беркемне дә битараф калдырмаячак, диелә хәбәрдә.

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле концерт программасы тамашачыга традицияләр тирәнлегенә, аның җырларына, көнкүрешенә һәм мәдәниятенә чумарга, шуның белән Россиянең күпкырлы һәм бай тарихына кагылырга мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев