Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле яңа сезонга әзерләнә

Тиздән, керәшеннәрнең йөзек кашы булган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, җәйге яллардан соң эшен башлап җибәрәчәк.

Быел «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оешканына 15 ел булды. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Казанда, Филармониядә  зур концерт узачак. Монда ансамбльнең «алтын фонды» булган, иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк. Шулай ук, концерт программасында яңа гына Теләче районының Субаш авылында яздырылган җырулар да булачак. 

2024 елда «Бәрмәнчек» ансамбле Санкт-Петербургта да концертлар куячак. 

"Санкт-Петербург татарлары белән очрашуда, аларның керәшеннәргә карата булган кызыксынулары турында белдем. Бу безне бик шатландыра. Димәк, безне монда да беләләр һәм көтеп торалар. Шулай ук, Самарада да концертарыбыз көтелә", - диде «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова. 

Яңа сезонда «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең  дирижеры - Татарстанның атказанган артисты Азат Хәмидуллин була. Вокалистка Юлия Туктарева декрет ялыннан чыгып, ансамбль командасын тулыландырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев