Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы яшьләре Бәтке елгасы буена өмәгә чыктылар

Тирә-ягыбыз, туган җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?

Табигатьне саклаган,үз яшәвен саклаган, диләр халыкта.

“Безнең авылның табигате бик матур. Беренчедән, безнең авылда ике елга бар. Аның берсен Кәлеш, икенчесен Бәтке диләр, авыл халкы. Күрше-тирә авыллардан да шушы елга буйларына ял итәргә, шашлык ашарга, балык тотарга киләләр.  Ләкин барысы да үз артыннан чистартып калдырмый. Бу хәл нык күңелгә тия. Шуңа, без ялларда өмә оештырырга уйлаштык. Яшьләр берсе дә каршы килмәде, бердәм булуыбыз шундый сөендерде безне. Арабызда өлкәннәрдән, авыл өчен янып-көеп йөрүче Сергей Новиков та бар иде. Су буйлары чүптән арындырдык. Егерме капчык тирәсе чүп-чар җыйдык. Соңыннан үзебез дә рәхәтләнеп су коендык, учак ягып матур гына ял иттек”, – дип сөйләде шушы авыл кызы, хезмәттәшебез Олеся Дмитриева.

Табигатьне саклау, һәркемнең изге бурычы. Ә аны саклау - Ватанны саклау дигән сүз ул, дигәнне онытмыйк, карендәшләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев