Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баласы белән медосмотр узганда аналарга ял бирү турында проект Думага кертеләчәк

Дәүләт Думасының хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары җиде яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларга баласын медицина тикшерүе үткәрергә алып барганда ике айга бер тапкыр түләнә торган өстәмә ял көне бирүне күздә тоткан закон проектын Думага тапшырачак. Закон проекты РИА Новости агентлыгы карамагында бар.

РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

«Җиде яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызга аның язмача гаризасы буенча ике айга бер тапкыр түләнә торган өстәмә ял көне бирелә. Календарь ел дәвамында бер тапкыр, әлеге календарь елда хезмәткәр алырга хаклы булган файдаланылмаган түләнә торган ял көннәренең гомуми саны чикләрендә, алтыга кадәр түләнә торган өстәмә ял көннәрен кулланырга рөхсәт ителә», - диелә закон проектында.

Анда шулай ук күрсәтелгән түләнә торган өстәмә ял көннәрен тәкъдим итү графигы эш бирүче белән килештерелергә тиеш диелгән. Һәр түләнә торган ял көне уртача хезмәт хакы күләмендә һәм федераль законнар белән билгеләнгән тәртиптә түләнә. Кабул ителгән очракта, закон 2025 елның 1 январеннан үз көченә керергә мөмкин.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев