Ул аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен бирелгән
Анастасия Николаевна Кукмара районының алты йөзгә якын кешесе булган Югары Чура авылында фельдшер булып эшли.
Казан медицина училищесын тәмамлап, балалар профилактика учреждениеләре шәфкать туташы белгечлеге ала, Казанның 5нче бала табу йортындагы яңа туган балалар палатасында хезмәт юлын башлап җибәрә. Биш елдан соң, Анастасия Тукачева ун елга якын Яр Чаллы шәһәрендә эшли. 1996 елда туган якларына әйләнеп кайтып, Югары Чурага фельдшер булып урнаша.
Нет комментариев