Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Тукачева – халык мирасы сагында

Республикакүләм “Безнең милләт, безнең тарих” конкурсында Кукмара районының Село-Чура авылы фельдшеры Анастасия Тукачева җиңү яулады.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли культурасын иң яхшы белүчеләрне ачыклау максатыннан медицина хезмәткәрләре арасында уздырылган республикакүләм «Безнең милләт, безнең тарих» конкурсының соңгы этабында 10 кеше катнашты.

Карендәшебез, Село Чура фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе Анастасия Тукачова " Халыкның мәдәни традицияләрен иң яхшы белү" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Анастасия Николаевна 42 ел медицина тармагында эшли. Моңа кадәр Село Чура һәм 6 чакрым ераклыктагы Пчеловод халкына — 900ләп кешегә медицина ярдәме күрсәткән. Берничә ел элек Пчеловодта пункт ачылган. Хәзер үз авылларындагы 650гә якын кешенең, шул исәптән 120 баланың сәламәтлеген кайгырта. 
1996 елдан бирле авылларындагы «Карендәшләр» ансамблендә (җит. Светлана Тимофеева) җырлап йөри.

Ире, 10 чакрым ераклыктагы Шәмәрдән поселогына йөреп эшләүче Валерий белән өч бала үстергәннәр. Өчесе дә Казанда яшиләр. Олы кызлары Оксана — дары заводында инженер, Марина — балалар бакчасында тәрбияче, уллары Василий — ландашфт дизайнеры.

Авыл фельдшерының эше вакыт ягыннан чикләнмәгән — аны төнлә дә, таң атканда да килеп алалар. Анастасиянең ул яктан бәхете була — борчыйлар дип, ире Валерий аңа беркайчан сүз әйтмәде. Авыр хәлдәгеләрне больницага икәүләшеп илткән чаклары да күп була. 

«Улыбыз өйләнә. Булачак киленебез — Җәкәү җортында эшләүче Аида Сахарова. Туйлары 10 июньдә Теләчедә була. Икенче көнне безгә олылар килен токмачына җыела. Анысын керәшенчә, йола буенча булыр дип уйлап торабыз. Тормышлары бәйрәмдәй матур, үзләре пар бәхетле булсыннар», — дип шатлыгы белән дә уртаклашты Анастасия Тукачева.

Фотода: Анастасия Тукачева —конкурста диплом алгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев