Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт ягында яшәүче Роза Спиридонова “Туганайлар” газетасына язылу тарихын сөйләде

Роза Тарасовна Зәй районының Кабан-Бастырык авылында туган.

Газета-журналларга язылу кампаниясе башлану уңаеннан үз укучыларыбызның газета турындагы фикерләрен ачыклауны дәвам итәбез. Сорауларыбыз гади: кайчаннан бирле газетага языласыз, нинди темалар ошый, эчтәлеген яхшырту өчен нинди теләкләрегез бар.

“Мин газетага ничек языла башладым, тарихы болайрак: 2019 елның июль аенда лаеклы ялга чыктым. 1 октябрьдә, өлкәннәр көнендә, миңа квитанция килеп төшмәсенме! Бертуган сеңелем Галина, “апам котлыйм сине өлкәннәр көне белән, менә сиңа миннән олы буләк – “Туганайлар” газетасы булсын диде. Хәзер ул мине бер елны да калдырмый акчаны ул күчерә, ә мин язылам, язылганда миннән почта бүлекчәсендә сорыйлар, “яхшы газетамы әллә, ел да яздырасың” дип.  Әйе дим,  минем өчен иң әйбәте, кадерлесе ул! Танышларымның уңышлары турында язмалар да килеп чыга бит. Август аенда гаилә елына багышлап язылган "Сыналган мәхәббәт" дигән язманы укып, әти-әниемне искә төшердем,  яшьлек елларымны да йөрәгем аша уздырдым, бу парлар шикелле булганнар бит инде минем әти-әнием дә диеп, анализ ясап утырдым.  Барлык редакция хезмәткәрләренә уңышлар телим. Газеталарны җыеп барам”, – дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев