Александр Игнатьев: «Шәхси тормышым — сер, «счастье любит тишину», диләр»
Сәхнә йолдызларыбызның үткән елны ничек үткәреп, Яңа елга нинди хыяллар белән керүләрен белештек.
Александр Игнатьев – Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольҡлор ансамбле солисты. Ул да безне үткән ел нәтиҗәләре белән таныштырды:
«2024 ел гадәттәгечә үтте, «Бәрмәнчек» дәүләт фольҡлор ансамбле белән бик күп гастрольләрдә булдык, күп концертлар куйдык. Әллә ни нык үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Артист кешенең гастрольләр дә, гастрольләр инде. 2024 ел бик тиз узып китте сыман, шуңа ахры, вакытның сиздермичә дә узуына багышлап, яңа жырым да чыкты. Исеме дә «Гомер үтә» булды ул җырның. Тамашачылар әйбәт кенә кабул иттеләр дип уйлыйм.
Шәхси тормышым минем — сер. Русча әйтмешли, «счастье любит тишину». Хыяллар киләсе елга гына түгел, күп-күп елларга сузылганнар. Алар бар, планнар да, теләкләр дә бик күп. Тик үзебезнең керәшеннәр җыруындагыча, «әкрен кирәк, ипләп кирәк» дигәндәй, ашыкмый гына хыялларны чынга ашырырга тырышырга иде. Алдан кычкырып кую да дөрес булмас дип саныйм, әлегә барысы да сер булып калсын. Уңышлы, бәхетле, имин булсын киләчәк елларыбыз да!», — дип сөйләде Александр Игнатьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев