90 яшьлек юбиляр Зоя Николаевна
Зоя Николаевна Зәй районының Туңылҗа авылыннан. Ул — сугыш чоры баласы. Яшьтән үк ярым ятим калып, ачлык-ялангачлыкны күреп үскән.
Зоя Николаевна Михайлова (Фёдорова) Зәй районының Туңылҗа авылында Николай һәм Глукерия гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш алдыннан Николай колхоз председателе булып эшли. Сугыш башланганда Зоя башлангычта укый. Китап-дәфтәрләр булмый. Аларны төрле эшкә чыгаралар. Укыйлар да, эшлиләр дә. Сугыштан кайткач ындыр табагында эшләгән Николайны, әтиләрен,1948 елда төрмәгә утырталар. Чирләп яткан Глукерия аны озатырга урыныннан тора алмый. Ул тагын 5 бала белән кала. Әмма бу юлы инде ул гаиләсенә берничек тә ярдәм итә алмый, үлеп китә. Зояга бу вакытта 13 яшь була. Үзе дә бала гына булса да, эне-сеңлесен үстерергә тырыша. Чөнки бу вакытта зурраклар чыгып киткән була инде. Ул иртән, мәктәпкә киткәнче, урманга менеп утын алып төшә. Энесе Александр кечкенә булгач, аны утын өстенә бәйләп утырта, ә сеңлесе Анна я үзе атлый, я аны өйдә калдыра. Мәктәпкә йөри алмый башлагач, мәктәп директоры Петр Зайцев, чакырып, өйгә дә килә. Әмма уку урынына тормыш мәктәбе башланганлыктан, ул җиде класс та укый алмый. Туңылҗа фермасында сыер сава башлый. Ул вакытта бөтен эш кул көче белән башкарыла, саву аппаратлары булмый. Зур апалар белән беррәттән эшли. Берникадәр вакытка 7 яшьлек Аннаны, 4 яше дә тулмаган Александрны, ачлыктан үлмәсеннәр, дип, балалар йортына да бирәләр. Тик, сагынуга түзә алмыйча, барып алалар. Балалар йортында ашау әйбәтрәк булса да, ияләнә алмыйлар. Таисия апалары Аннаны үзе белән Песмянкага алып китеп тә тора. Фёдор абыйлары да булыша. Бик күп нужалар күрәләр.
Әтиләре Николай амнистиягә эләгеп авылга кайткач, 2 балалы хатынга өйләнә. Үги әни белән яши башлыйлар. Аннары Аннаны тагын алып китеп торалар. Зоя да, өстенә кигән соңгы күлмәгенә ямау салгач, читкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки колхозда «таяк»ка эшлиләр, эш хакы итеп бераз икмәк бирелә, акча булмагач, өстенә кияренә бетә. Зәйдә эшләгән җиреннән Пермь якларына чыгып китсә дә, кире әйләнеп кайта. Аннан сон Николай Михайловка кияүгә чыгып, Кадер авылына Марина йортына килен булып төшә, шунда яши башлый. Килү белән, Федотово дуңгыз фермасына эшкә урнаша. Соңрак ферма Кадер авылына күчерелә. Бик тырышып эшли ул, кулында ут уйната. Гаиләдә 3 бала туа: Римма, Галина, Дмитрий. Балаларны үстерешергә әбиләре булыша. Зоя Николаевна 22 ел шушы тармакта эшләгәннән соң, Әхмәт сөтчелек комплексына күчеп, сыер сава башлый. Эшендә зур уңышларга ирешә, күп бүләкләр ала, берничә тапкыр социалистик ярышта җиңә: 1976 елда бирелгән «IX бишьеллык ударнигы» билгесе, 1990 елда тапшырылган «Хезмәт ветераны» медале — уңышларының ачык мисалы.
Тырышып эшләве нәтиҗәсендә, 1975 елның 15 июнендә Кадер авыл советы депутаты булып сайлана. 1984 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач кире эшенә чакырып алалар да, тагын 9 ел эшли, терлекчелектәге эш стажы 44 елга тула. Зояны да, әтине дә тәрбияләп, соңгы юлга озатты.
«Мин 1933 елның көзендә туганмын. Балачагым бик авыр үтте, искә аласы да килми. Әти сугышка киткәндә, без әниебезгә 4 бала калдык. Федор, Таисия, мин — Зоя, дүртенчебез Анна 1941 елда июль аенда гына туган. Әни шушы баланы биләүгә төреп, әтигә күрсәтү нияте белән, җәяү Казанга чыгып киткән. Берничә хатын җыелышып барганнар алар. Авылдашлар бала юлны күтәрә алмас, дип уйлап калганнар. Барып җиткәннәр, әтине генә күрә алмыйча кайтканнар, чөнки инде фронтка киткән була. Сугыш вакытында тылда булган бер эштән дә калмадык. Балалар да, әниләр дә. Кыш көне урман кисә, яз җитә башласа, Чаллыдан орлык ташый иде. Тамак ач, кычыткан, алабута ашы ашыйбыз. 1943 елда әти сугыштан кайтты. Яраланган, контузия алган. Госпиталь дәвасына карамастан, аксаклап йөрде. Сугыш турында сөйләмәде. Сугышка кадәр әти колхоз рәисе иде, хәзер ындыр табагына хисапчы итеп куйдылар. 1944 елның май аенда энебез Александр туды. 5 бала булдык. Әниебез сәламәтлеккә туймады. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып, мәңгелеккә күчте. Ачлык-ялангачлыкта, ятимлектә үстек, күпне күрдек. Туйганчы ипи ашау тиз генә килмәде әле безгә. Хәзерге көндә үзем генә исән. Энебез Александр — Ерак Көнчыгышта, сеңлебез Анна Мәскәүдә яшәде. Әти 1969 елда каты авырудан соң дөнья куйды», — дип искә ала Зоя Николаевна.
«Әнием Зоя Николаевна — балачагын сугыш урлаган күп балаларның берсе. Бүгенге көндә ул өйнең яме, балаларының кадерлесе булып, Кадер авылындагы төп нигездә Римма апабыз белән гомер итә. Аның хәзер 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар. «Ачлык, сугышлар булмасын, дөньялар тыныч булсын иде»,— дип тели ул. Без, балалары, үз чиратыбызда, аның рухи батырлыгы, фидакарь хезмәте алдында баш иябез! Тагын күп еллар безне шатландырып, булган сәламәтлеген саклап, һәр туар таңга сөенеп, бала-оныкларына куанып бәхетле яшәвен телибез, — дип сөйли кызы Галина Суханаева.
Зоя Николаевнага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Кадер авыл җирлеге башлыгы, Кадер һәм Әхмәт авылы мәдәният йорты директорлары, Кадер авылы китапханә мөдире, район автоклуб хезмәткәрләре котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев