Хәбәрләр

7-19 январь көннәрендә мәҗүсилектән калган Нардуган бәйрәме уза

Теләче районының Субаш авылында Нардуган бәйрәме үткәрелгән.

7 январь көнне Субаш авылында Нардуган бәйрәме булган. Көндез балалар славут әйткәннәр. Һәр өйгә кереп, хәер җыеп йөрү – элеккедән килгән йола, ди авыл халкы.

 

– Кич җиткәч яшьләр дә, өлкәннәр дә танымаслык итеп киенеп, өйдән өйгә кереп, бәйрәм белән котладылар. Җырлап һәм биеп күңел ачтык. Шулай ук, хәер (ипи, акча) дә җыю – йола буларак хәзер дә саклана бездә. Салкында иренмичә чыккан, бүгенге көндә дә йола-гадәтләрне саклаган кешеләргә рәхмәт, – диде Субаш авылы клуб мөдире Татьяна Романова.

 


Нет комментариев