Җырчы Игорь Дмитриев: «Яңа елга планнар зурдан, сольный концертлар куясы иде»
Җырчыларыбызның үткән елны ничек үткәреп, 2025 елга нинди хыяллар белән керүләрен белештек.
Тырыш, талантлы егетебез Игорь Дмитриев болай диде:
– Минем өчен үтеп киткән ел бик уңышлы булды. Иҗатымда күп кенә яңалыклар алып килде ул. Алты җыр яздырдым. Ике клип чыкты, аларның берсен «Ямьле» төркеме белән эшләдек. Ул җыр «Болгар премиясе»нә лаек булды. Болгар сыны алдык. Мин ул сынны җырчы буларак кына түгел, автор буларак та алдым. Чөнки җырның көен үзем яздым.
Аяк баскан Яңа елга да планнар зурдан. Сольный концертлар куя башларга исәбем, яңа иҗат үрләре яулыйсым килә. Үземнең дә, һәрбер кешенең дә хыялларыбыз тормышка ашсын иде. Җир шарыбыз тыныч, сәламәт, бәхетле булып яшәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев