Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Угыз бәйрәме

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Сыер бозаулаганнан соң өч көн буе, бозау имеп бетерә алмаган угыз сөтен аерым чүлмәккә җыеп баралар. Бу угыз бәйрәме үткәрү өчен кирәк. Угыз бәйрәме дә электән калган йола, аны сыер асраган һәрбер кеше үти.

Сыер бозаулап ун-унбиш көн үткәч, угыз бәйрәме үткәрү көне билгеләнә. Моны күп очракта атнакөнгә (якшәмбе) туры китерәләр. Җыеп киленгән угыз сөтен кызу пичкә куеп куыралар, кабартма, балан бәлеше, ботка һәм башка төрле ашамлык пешерәләр. Кыскасы, кунак чакыру өчен хәзерлек алып баралар. Бөтен сый да әзер булгач, кичкә кунак чакыралар. Монда инде үзеңнең туган-тумачаңны, якын күршеләреңне чакырасың.

Бу мәҗлескә, башлыча, хатын-кызлар чакырыла, кайберләренең бала-чагасы да ияреп килгәли. Мәҗлестә исерткеч эчемлек кулланылмый, андый тәртибе юк һәм рөхсәт тә ителми. Булдыра алаган кеше үзе өйдә ясаган сыарсын гына куя ала. Җыелган кунаклар гөр килеп сөйләшеп, тәртипле генә ашап-эчеп утыралар. Кунаклар барда өстәл янына бала-чага килми, аларның урыны – почмакта, чаршау артында.

Кунаклар таралган вакытта, һәреберсенә шушы ризыклардан бераз күчтәнәч биреп җибәрәләр, чөнки аларның өйдә калган балалары “әни күчтәнәч алып кайта” , дип көтеп торалар.

Иртәгәсен шушы куанклар өчен пешерелгән ризыкларның һәрберсеннән, әз-әзләп, берәр ялгыз карчыкка  хәер кертеп бирәләр.

Балачагыбызда сөт-май белән туендырган шушы ак башлы кызыл сыерыбыз безгә сугыш елларына чаклы хезмәт итте. “Сыеры барның – сые бар” дигән халык мәкале бик дөрес әйтелгән, ул заманнарда сыер тота алмаган хуҗалыклар ярлы булып саналды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев