Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар өчен фольклор дәрес үткәрелгән

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында, керәшен культурасы көне кысаларында, балалар өчен фольклор дәресе үткәрелгән

Балалар өчен әлеге фольклор дәресне җирле керәшен җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, «Асыл нәсел» ансамбленә йөрүче Земфира Вәлиуллина уздырганнар.

Балаларга Түбән Кама районындагы керәшен авыл халкының көнкүреше, бәйрәмнәрдә өй бизәлеше, ризыклар турында сөйләгәннәр. Хатын-кыз күлмәкләре, баш киемнәре турында кызыксынып тыңлаганнар. Ак калпак белән сүрәкәне балалар киеп тә караганнар. Олы көндә оештырыла торган уеннар балаларда аеруча зур кызыксыну уяткан. Замана балалары күкәй тәгәрәтү уенын, үзара, «боулинг» дип атаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев