Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре кыска метражлы фильмнар төшерәләр

Керәшен бәйрәмнәренә багышланган ул фильмнар циклының чираттагысы Троицк авылында төшерелгән.

Ул Троицкиның үз авыл бәйрәмендә — Тройсын көнне булган. Бу көнне бирегә Тамара Баваһетдинова җитәкчелегендәге җирле керәшен оешмасының идарә членнары, шулай ук, «Сүрәкә» ансамбле килгән. 

Фильм төшерү өчен, «Туган авылны яратып» дигән программа әзерләнелгән. Анда Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашкан.

Троицкиның үз ансамбле кунакларны ипи-тоз һәм авыл көе белән каршы алган. Авыл клубының элгәреге керәшеннәр тормышын, көнкүрешен хәтерләткән бай экспонатлы музеенда да булганнар. Троицк ансамбле җитәкчесе Наталья Комиссарова, җай чыгудан файдаланып, музейга пыялалы шкафлар бүләк иткәне өчен, Тамара Алексеевнага рәхмәтен җиткергән.

 

Кыска метражлы фильмны караучылар Троицкидагы Тройсында кызларның, яшерен теләкләрен уйлый-уйлый, ничек итеп каенга яулыклар, тасмалар тагуын, ул каенны туендыруларын, бизәлгән каен агачын күтәреп авыл буйлап бүләк җыеп йөрүләрен дә күрерләр. Соңыннан ат арбасына утырып, елга буена барулары, каенны елга суына агызулары да видеода урын алган.

Түбән Кама җирле керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова әнә шулар турында сөйләде һәм: «Безнең бу проект Россия президенты карамагындагы культура инициативаларын үстерү фонды гранты һәм, шулай ук, республика ресурс үзәгенең махсус гранты кысаларында тормышка ашырыла. Кыска метражлы фильмнар төшереп, үзебезнең як керәшеннәренең бай мирасын туплыйбыз. Бу — тарих буларак та, хәзерге көн өчен дә мөһим. Әле алай гына да түгел, ул керәшеннәрнең бай культурасын — җыру һәм тел үзенчәлекләрен, йолаларын, гадәтләрен өйрәнү өчен дә зур ярдәмлек булыр. Ә кыска метражлы фильмны тиздән күергә мөмкин булачак», — дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев