Кукмара шәһәренең үзәгендә яшь чыршылар утыртылды
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmaralylar-shr-zgen-yash-chyrshylar-utyrtty
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmaralylar-shr-zgen-yash-chyrshylar-utyrtty
Бүген Кукмара районы хакимияте һәм башкарма комитет биналары каршында 20гә якын яшь чыршы үсентесе утыртылды. Әлеге эш «Урманны саклыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында башкарылды.
Агач утыртуда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм волонтерлар катнашты.

«40 ел дәвамында районы хакимияте һәм башкарма комитет биналары каршын чыршы агачлары бизәде. Кызганычка каршы, алар вакыт узган саен картайды. Иске чыршылар киселде һәм алар урынына яңалары утыртылды», - диде Сергей Димитриев.
Нет комментариев