Сәйтәктән Ясминур Гыйзәтуллина: “Кеше күңелен җылы сүз дә сөендерә”
Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе кышкы ялларда изге эшләрне дәвам итүләрен сөйләде.
Кешегә һәрчак җылы сүз, яхшы мөнәсәбәт, ә Ватан кушкан бурычны үтәүчеләргә ярдәмебез дә кирәк. Сәйтәк авылында махсус хәрби операциядәге егетләр өчен ярдәм әзерләү бер дә туктап тормый. Ял көннәрендә дә авыл клубының иртәсе халык җыелып, игелекле эшләрдән башлана.
“Иртән клубка килү белән кемдер кулына эчке киемнәр тегү өчен тукыма ала, кемдер яшелчә киптерә, кайберәүләр маскировка челтәре үрүгә керешә. Киң күңелле авыл халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Алай гына түгел, тормыш юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән кадерле кешеләребез – авылыбызның өлкәннәрен дә онытмыйбыз. Без Сәйтәк авылы клуб хезмәткәрләре авыл кешеләренең өйләренә даими барып йөрибез. Бары тик аларның хәлләрен, сәламәтлекләрен белү өчен генә. Кайчакта безнең барыбызга да кешеләр белән аралашу җитми бит. ️ Җылы сүз ул - җан азыгы диләр! Үз традициябездән тайпылмыйча, ялларда да кайберләрендә булдык. Бәйрәмнәр белән котладык. Чын күңелдән аралаштык. Кеше күңелен җылы сүз дә сөендерә”,– дип язды Ясминур Гыйзәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев