Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия һәм гарәп илләре арасындагы товар әйләнеше 2022 елда 9 миллиард доллар тәшкил иткән

Россиядән кертелә торган азык-төлектән кыяклылар һәм бодай белән арыш катнашмасы гарәп илләрендә бик популяр санала икән.

Гарәп илләре безнең терлек һәм үсемлек майларын, ит ризыгын, он һәм ярма, яшелчәне яратып алалар. Тикшерү күрсәткәнчә, бездән ул илгә озатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 72 процентын кыяклылар алып тора.

Бездән бер ел эчендә гарәп илләренә озатылган товарның гомуми күләме 1,8 мәртәбә, ягъни 3,4 миллиард долларга арткан.

Египеттан безнең Россиягә иң күп китерелә торганы — яшь бәрәңге. Гарәп илләреннән безгә кайтартылган авыл хуҗалыгы продукциясенең 20 проценты — шул бәрәңге. Апельсин (17 процент), апельсин белән мандарин гибриды булган клементин (9 процент), виноград (5 процент) һәм мандарин (5 ) да кайтартыла. Халык яратып ала торган продуктлардан җиләк-җимеш, чикләвек, яшелчә, балык, кофе һәм чәйне дә әйтергә кирәктер.

22 дәүләтне берләштергән гарәп илләреннән Египет безнең товар өчен төп базар ролен үти. Россиядән озатыла торган агропромышленность продукциясенең 2,2 миллиард доллары Египеткә кертелә. Согуд Гарәбстаны, Алжир, Ливия һәм Судан белән бергә Египет та Россиядән азык-төлек сатып ала торган дәүләтләрнең беренче бишлегенә керә. Гарәп илләреннән аларның бишесенә бергә, гомуми сатып алган продукцияләре суммасы 4,8 миллиард долларга җитә.

Европа һәм АКШ безнең илгә карата санкцияләр кулланган заманда, Гарәп илләре белән ике арада икътисади элемтәләрнең ныгуы — ил хуҗалыгы өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев