Ретро фото: Балтач районы керәшеннәренең бизәнү әйберләре
Хәбәрләр

Ретро фото: Балтач районы керәшеннәренең бизәнү әйберләре

Карендәшебез, танылган этнограф-фольклорист Геннадий Макаров архивыннан.

Геннадий Макаров 1970 елларда Балтач районының Иске Чепья авылындагы керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре төшергән фотолар белән бүлеште.

Фотода Ачаликова Анна Тимофеевна, 1974 ел. Керәшен хатын-кызлары бизәнү әйберләре комплексы: чигәчә, түшлек, тамакса, керәшен хатын-кызлар күлмәге.

Чигәчәнең оригиналь варианты, ул ияк астыннан бәйләнә, сүрәкә баш киеме комплексының өлеше булып тора.  Васильев Д. М. фотосы, 1977 ел.


Нет комментариев