Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәмнәре кайчан һәм кайларда узачак?

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәмен үткәрү вакытлары билгеле булды.

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Болыннарда җиләкләр пешеп, тирә-якка кипкән печән исе таралган вакытта Питрау бәйрәмнәре гөрли.

10 июльдә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында 20:00 Питрау-Кичке уен булачак.

11 июльдә 18.00 сәгатьтә Түбән Каманың «Гаилә» паркында «Керәшен дигән халык бар» исеме астында II керәшен культурасы фестивале уздырыла. Шәһәр һәм районның фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

12 июльдә Яңа Чишмә районының — Ленино (16.00); Мамадыш районының — Албай (17.00); Кайбыч районының — Соравыл (14:00), Зур Тәрбит; Сарман районының — Ләке (15.00); Зәй районының — Cарсаз Баграж авылы янындагы Кашка тау итәге (15.00); Алабуга районының – Олы Шүрнәк (15:00), Менделеевск районының — Сәйтәк (17.00); Тукай районының Мәләкәс (18.00) авылы; Чистай районының – Бахта (15.00); Кукмара районының Түбән Чура (17.00) авылы халыкны Питрау бәйрәменә җыячак.

13 июльдә 18.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте фестивале оештырыла.

Шушы ук көнне, Балык Бистәсе районының – Шомырбаш  (17.00), Кукмара районының  Үрәсбаш авылы (18.00)  Питрауга җыелачак.

14 июльдә Чаллы шәһәренең Җиңү паркында (15.00) сәгатьтә Питрау бәйрәме гөрлиячәк.

20 июльдә 10.00 Мөслим районының – Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме уздырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев