Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: «Рольләр булу – безнең яшьтәгеләргә зур сөенеч»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов: «Яңа елга аяк басу – үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору ул» - ди.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов:

«Узып киткән ел әллә нинди зур үзгәрешләр китермәде. Матур гына, әкренләп үтеп китте. Ел ахырында гына Әлфия Афзаловага багышланган яңа театр уйнадык. Анда миңа да роль бирелде. Рольләр булу – безнең яшьтәге кешеләргә зур сөенеч. Үзеңне театрга кирәк дип саныйсың. Аллага шөкер, ямансулап утырырга вакытым юк, төрле чараларда катнашам. Юбилейлар да алып барам, җырлыйм да, үземнең сольный концертларны да эшләдем. Хәтта ял итәргә дә өлгермәдем. Авылда зур йортым бар, кайтып-китеп йөрим. Әлбәттә, тормыш гел шатлыклардан гына тормый. Кайгы җиле безнең нәселгә дә кагылды. Бертуганымның улы һәлак булды.

Алдагы планнарга килгәндә, яңа театр бинасына күчүне әйтер идем, ул минем өчен дә шатлыклы вакыйга. Әзрәк курку да бар, ничә еллар эшләгән бинабызны калдыруы да күңелдә бер моңсулык тудыра. Үземнең концертларымны яңартып, тамашачыма күрсәтәсе килү, әле берничә ел эстрада тирәсендә булу теләгем дә бар. Без урта буын кешеләре буларак, әллә нәрсәләргә ашкынмыйбыз, Алланың биргәненә шөкер итеп яшибез. Дөньялар тыныч булсын, тормышларыбыз рәхәт булсын иде. Мин – оптимист, алга карап яши торган кеше. Бары тик исәнлек-саулык булсын. Якыннарыбыз, балалар сәламәт булсын!».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев