Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов: «Хәрби операциядәгеләргә халык 40-90ышар мең сум акча җыеп җибәрде»

Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов эшләрне күздән кичереп, яңасына планнары белән уртаклашты.

— 2024 елда Чия башы авылында (Никифорово) үзара салым акчасы 172 кешедән җыелган иде. Бер кешедән — 500 сум исәбенән. Шуңа дәүләттән бирелә торган акча да өстәлгәч, барлыгы 430 меңгә җитте. Шул үзара салым акчасына бу үтеп киткән җәйдә Чия башының Ленин урмы юлы каралды. Төгәлрәк әйткәндә, юлның бер өлешенә вак таш түшәлде. Бу акчаның 30 мең сумы урамнардагы электр баганаларына көйләнгән яктырткычларны алмаштыруга тотылды. 97 мең сум акча урамнардагы карны чистартуга, юлларны тигезләүгә китте. Үтеп барган елда авылыбыздагы Кодрәтләр кылучы изге Николай чиркәве эче дә ремонтланды. Анысы спонсорларыбыз акчасына эшләнде. Шулар исәбенә әле чиркәүгә керә торган баскыч та яңартылды. 

2025 елда чиркәүнең тагын бер бүлмәсен ремонтлау күздә тотыла. Бу яңа елда Чия башында чиркәү ачылганга 130 ел була. Аны язгы Микула көне булган 22 майда, керәшенчә келәүләр оештырып уздыру планы бар. 

Ә яңа елда үзара салым акчасы, нигездә, Чия башы авылының К.Маркс урамы юлын ремонтлауга тотылачак. 

Чия башында тугызеллык мәктәп бар. Авылда бакча яшендәге балалар булмавы гына аяныч. Мәктәп бинасында почта да, клуб та, авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашкан. Спорт мәйданчыгыбыз да халыкка уңайлы урында — чиркәү янында. Үзәктә, медпункт янындагы буш урында, алга таба ял паркы ясау уебыз бар.. 

Елларны искесенә-яңасына бүлмичә, җирлек халкын бер гаиләдәй берләштерә торган игелекле эш турында да әйтергә кирәк дип саныйм. Ул — махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм җыю. Безнең җирлектән махсус операциядә дүрт егет хезмәт итә, шуларның берсе — Чия башыннан Вадим. Украинадагы хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче ир-егетләргә ярдәм буларак, җирлек халкы 40ар, 90ышар мең сум акча җыеп җибәрде. Хәрби шартларда егетләргә көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек тә җыелды. Халык бик теләп ярдәм итә. Үз мөмкинлегеннән чыгып, үз вакыты исәбенә Ватан өчен кирәкле бу эшкә кушылучылар, бар халык 2025 елга бер теләк белән керә: җир йөзендә сугышлар бетсен дә, һәркайсыбыз үз илендә, үз өендә тынычлап яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев