Менделеевлылар махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга курчак-саклаучылар әзерли
Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хезмәткәрләре хәбәр итә.
Шушы көннәрдә «Туганайлар» керәшен җыр һәм бию халык фольклор ансамбле катнашучылары, Сәйтәк авылында туып-үскән кул эшләре остасы Лидия Ломакина җитәкчелегендә, курчак-саклаучылар ясау буенча мастер-класс үткәргән.
Әлеге чара Изге Валентин көне алдыннан, курчак-саклаучыларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырырга дигән максаттан оештырылган.
– Саклаучыларны гади генә материаллардан әзерләдек – ситсы тукымадан һәм төсле җепләрдән. Кайберләре нигез итеп салам яисә мунчала ала. Тукыма кисәкләрен үзенчәлекле итеп тездек һәм кызыл җеп белән бәйләдек – бу төс элегрәк Россиядә тормыш төсе саналган. Нәтиҗәдә кечкенә курчак барлыкка килде – толымлы, сарафанлы һәм билбавында төене булган үзенчәлекле төстәге. Безнең курчаклар – көчле яклаучылар, алар үзенең иясен куркыныч хәлләрдән саклыйлар һәм аның яныннан бәла-казаны куалар, – дип сөйли Лидия Ломакина.
Шушындый ук мастер-классны Бәзәкә мәктәбе базасында барлык класс укучылары өчен дә уздырганнар. Символик бүләкләр белән укучылар һәм ансамбль осталары геройларга изге теләкләр язылган валентинкалар бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев