Олы көнгә бер атна калгач, православие динендәгеләр Бәрмәнчек атнакөнен билгеләп үтәләр.
Бәрмәнчек букетлары бүгенге көндә иң традицион һәм киң таралган бүләкләрнең берсе булып тора. Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында бәрмәнчекләрдән язгы Олы көн букетлары ясау буенча мастер-класс үткәрелгән.
"Мастер-класста укучылар да, өлкәннәр дә катнашты. Һәр кеше мондый изге букетларны туганнары һәм якыннары өчен ясый. Бу, беренчедән, игътибар билгесе булса, икенчедән, шундый букетны бүләк итеп, без аларның гаиләләренә иминлек, күңел тынычлыгы телибез”, - диде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева.
Нет комментариев