Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсукова: “Очып кына йөрим менә, милли киемемне кисәм...”

Керәшен милли киемнәренең бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Зәй районының Әхмәт авылыннан Людмила Барсукова әлеге милли киемнәр турында сөйләде.

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Фотодагы кызыл керәшен күлмәге Әхмәт авылы клубы музеенда саклана.Бу борынгы керәшен күлмәген музейга Колчерина Роза Ермолаевна бүләк итеп калдырган.

Авылның «Туганайлар» ансамбленә киемнәрне элеккеге район башлыгыбыз Татьяна Васильевна Воропаева тектереп бирде, үзе рус милләтеннән булса да, бик ярата иде ул аларның чыгышын, җырлауларына сокланып, как «Бурановские бабушки» дия иде. 

Калган фотолардагы милли киемнәрне конкурста җиңеп алынган суммага Кадер мәдәният йорты директоры Лидия Гербертовна Кондратьева тектерде. Бу киемнәрне тектерүчеләргә рәхмәт яусын. Милли кием киеп сәхнәгә горурланып, сөенеп чыгабыз. Тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җырлыйбыз, биибез! Милли киемнәребезне киеп, ипи-тоз белән кунакларыбызны каршылыйбыз. Шунысы сөендерә, хәзер мәктәп укучыларыбыз да, балалар бакчасына йөрүче балаларыбыз да бик теләп һәм яратып кияләр милли киемнәребезне.

Җырлыймын да, биимен дә,
Сәхнәдән нурлар сибәм!
Очып кына йөрим менә,
Милли киемемне кисәм!
Милли кием көч-дәрт өсти,
Йөрәктән моң агыла...
Ул сихри моң югалмасын,
Артып торсын тагы да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев