Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушкүл керәшеннәре кичке уенга җыелган

Кайбыч районының Кушкүл авыл халкы бәйрәм һәм йолаларны яңартканнар.

Кушкүл авылында Питрау уңаеннан, «Кичке уены» бәйрәме уздырылган. Әле Питрау җитәргә байтак вакыт булса да, авыл халкы җыелышып, шушы бәйрәмгә бәйле уеннарны, йола һәм җыруларны искә төшергәннәр. Кич утырырга җыелган кешеләр «Такмак әйләндерү», «Капкалы уен», "Кара-каршы җырлашу"да катнашканнар.

"Кичке уен"ны оештыруның максаты — халыкның борынгыдан ук сакланып килгән бай культурасы, үз йола һәм бәйрәмнәре белән балаларны, яшьләрне дә таныштыру; аларда үз милли традицияләренә мәхәббәт уяту.

Авыл килене, клуб җитәкчесе булып эшләүче Лилия Муллина бу бәйрәмне өченче елын уздыра икән инде. 

"Клубка эшкә кергәч тә "Кичке уен«ны оештыра башладым. Үзем — Иске Тәрбит авылыннан. Кушкүл керәшене Игорьгә чыкканнан бирле халыкның гадәтләрен, җыруларын, бәйрәмнәрен өйрәнәм. Хуҗа Хәсән авылының «Миләшкәй» ансамбленә йөрүчеләрдән, бигрәк тә Лиза Бартазевадан күп нәрсәләр белдем. Мәдәният тармагында бергә эшләгәч, Иске Тәрбитнең «Сәүдияр» ансамблендәгеләр дә һәрчак ярдәм итәргә әзер торалар. Берәр милли кичә, бәйрәм оештыра башласак, Иске Тәрбиттән гаилә дустыбыз Вера Евграфованы чакырабыз. Бу юлы да «Кичке уен» бәйрәмендәге барлык уеннарның төп башлап җибәрүчесе Вера Ивановна булды. Ул уенга килгән балаларга, яшьләргә, ике-өч яшьлек сабыйларын да алып чыккан яшь әниләргә йолалар, җырулар һәм уеннарның тарихы турында да сөйләде. Хәтта яңгыр явып торуы да комачауламады. Бу коры җәйдә яңгыр явуы үзе бер олы бәйрәмдәй булды инде безгә. Уен соңында оештырылган биюгә бар кешене дә чакырдык. Өлкән яшьтәгеләрнең яшь чакларын искә төшереп, түгәрәктә әйләнүләрен күрү дә бик күңелле булды", — дип сөйләде Лилия Шәкүровна.

30лап йорты булган бер урамлы Кушкүл авылы кешеләре әнә шулай үз йолаларын, бәйрәмнәрен саклап яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев