Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яраткан эшле булсаң...

Республикабызның күренекле һәм хөрмәткә лаек карендәшебез Геннадий Макаров белән якыннанрак танышыйк.

Геннадий Макаров гаять күпкырлы шәхес: борынгы музыка кораллары белгече, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты, республикабызның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы да.

Геннадий Макаров 1952 елның 21 мартында Әлмәттә дөньяга килә. 1974–1977 елларда – Лениногорск шәһәренең музыка-педагогия көллиятендә, 1978–1985 Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында белем ала. 1984–2008 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. Моннан тыш 1992 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты буларак яшь буынга белем бирә. 2004 елда Казан консерваториясендә «Идел-Кама буе татарларының традицион аэрофоннары (Генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары)» темасына диссертация яклый.

2002–2018 елларда Казан шәһәренең Мәдәният һәм сәнгать институтында эшли. Бу эшнең иң башында ул Татарстанның беренче президенты күрсәтмәсе буенча биш ел дәвамында, максатлы рәвештә, керәшеннәрнең Татарстан дәүләт фольклор ансамблен оештыру өчен кадрлар һәм репертуар әзерли. Бу эшнең нәтиҗәсендә «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле статусына ия булды. 2007—2016 елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында оештырылган Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәген җитәкли.

Геннадий Михайлович 1994 елдан Казан каласының Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда даны еракларга таралган «Ак калфак» исемле балалар фольклор ансамбленең фәнни яктан җитәкли. Шул ук вакытта Казан консерваториясе каршында «Бәрәкәт» борынгы музыка кораллары ансамбленә дә нигез сала. Бүгенге көндә Казан шәһәре Яңа-Савин районы 13 гимназиясе базасында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Дуслык Йорты каршындагы күпмилләтле мәктәбенең, керәшеннәр бүлеге җитәкчесе буларак, «Балтырган» исемле балалар милли ансамблен оештыра. 45 елдан артык музыкаль-этнографик экспедицияләр үткәреп килә. Аның фәнни хезмәтләре ярдәмендә думбра, дәф, танбур, нугай курай, гөслә һәм башка борынгы музыкаль инструментлар тергезелә башлады. Шулай ук, Геннадий Михайлович Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология бүлегендә укыта һәм Яков Ямельянов исемендәге мәдәни үзәгенең алыштыргысыз белгече булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев