Яңа ел маҗарасы: ёлкага ут капты
Әлеге маҗаралы хәлне редакциябезгә Питрәч районының Питрәч авылыннан карендәшебез Лидия Пронина юллады.
1981 ел азагы. Яңа 1982 елны көтәбез. 30 декабрьдә авыл клубында бал-маскарад үткәрелә.
Без өйдә ел саен Яңа елга чын урман ёлкасы бизи идек. Ылыслары коелмасын өчен, аны сулы чиләккә утыртабыз. Аннан чиләк эченә мамык тутырабыз. Чиләкнең кырыйларын ак кәгазь белән уратып, матур итеп бәйләп, ябыштырып куябыз.
30 декабрь көнне папа һәм мама белән клубка, бал-маскарадка киттек. Мин, нигәдер, өйгә иртәрәк кайттым. Тик тора алмаган 11-12 яшьлек кыз, ёлкага төбәп, хлопушка шартлаттым. Клубта күреп кайттым бит, кызык тоелгандыр инде...
Өйдә ёлка дөрләп яна башламасынмы... Чиләккә тутырылган мамык ялкынланып яна. Су сибәм, үзем бәргәләнәм, кычкырып елыйм, ә өйдә бер кеше дә юк.
Ёлканы бәреп аудардым, бөтен уенчыклары ватылып бетте (хәзер уенчыклар ватылмый), утны сүндердем. Бераздан папа белән мама да кайтты. Алай нык әрләмәделәр... Әле бик күп еллар Яңа ел җитә башласа, «шул вакытта ничек өйне яндырмадың» дип, ул хәлне искә төшерәләр иде.
45 ел вакыт үтсә дә, күңелгә уелып калган шул Яңа ел, ёлкалы маҗара онытылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев