Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Григорьева-Данилова: «Яңа елда беренче китабымны бастыруны планга кертеп куйдым»

Танылган артистларыбызның үткән елны ничек үткәреп, Яңа елга нинди хыяллар белән керүләрен белештек.

Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестр артисты Елена Григорьева-Данилова үткән ел нәтиҗәләре һәм яңа елга планнары турында сөйләде.

Узып киткән ел минем өчен уңышлы булды дип әйтә алам: «Җәшнә, кояш, җалтыра!» конкурсында – Гран-при иясе; «Авыл шагыйре» конкурсының 2нче турында да җиңүче; Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты да биреләсен ишеттем. Инде указга да кул куелган (килеп җитәсе генә бар).

«Эшегез эшләп бетерергә җитешмәслек күп булсын, сөенегез!  Кеше үзенең кемгәдер кирәкле икәнен белеп яшәгәндә генә  бәхетле була», – дип әйтә иде безнең әни, елдан-ел шул сүзләрнең дөреслегенә инанам. Буш вакытым юк та бугай минем, әз генә вакытым булса, шигырь язарга тотынам; иң яраткан эшемә, хоббига әйләнде инде ул. Быел вакытым җитеп бетмәде, яңа елда беренче китабымны бастыруны планга кертеп куйдым. Күптәннән күңелдә йөрткән җырларым да бар, аларын да яздырырмын дим, Алла боерса... Акчаңны гына җиткер (көлә). Иң мөһиме, нык саулыгыбыз һәм җан тынычлыгы булсын. Ил-күкләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык бирсен; имин-матур дөньяда яшәсәк иде; балаларыбызның киләчәге якты булсын, дигән теләктәмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев