“Дунай Иван Николае”
Николай Дунаев белән интервьюдан өзек
- Николай абый, сез катлаулы кешеме?
- Юк дип уйлыйм.
- Дошманнарыгыз бармы?
- Мин рәнҗеткән кешеләр дә бардыр, мине рәнҗеткән кешеләр дә юк дип әйтә алмыйм. Комачаулаганнары да бар. Актер бит ул – кеше кешесе. Түзәргә, түзем булырга кирәк. Чөнки өскә төкерәсең икән – үзеңә төшә.
- Сез, минемчә, Камал театрында иә күп уйнаучы артист. Эшсез, рольсез торганыгыз юк шикелле.
- Ул яктан үкенерлек түгел. Рольләрнең зурларын да, кечкенәләрен дә уйнадым. Күбрәк классик рольләрдә уйнарга туры килде. Бер яктан яхшы, икенче яктан тамашачы кәмит уйнаучыларны күбрәк ярата. Уйнаган барлык рольләрем дә күңелгә якын булды дип әйтә алмыйм. Ләкин мин алар булып яшәдем, уйладым, сөйләдем.
- Актер буларак матур “картаясызмы”?
- Без һәммәбез дә, Мәскәүдән кайтуга, төрле рольләр уйнадык. Яшь егетләрне дә, бөкрәеп беткән картларны да. Шунлыктан, “картаю” сизелмәде.
- Бер улыгыз барлыгын беләм, оныкларыгыз ничәү?
- Ике оныгым – Алина белән Диана бар.
- Сез нинди дәү әти?
- Мин дәү әти түгел, - мин – бабай. “Дәү әти”, “дәү әни” сүзләрен мин беркайчан да яратмадым. Әни белән әтинең кечкенәсе булмый. Дәү әни ул – шәһәрнең картаясы килмәгән хатыннары уйлап тапкан ялган сүз. Мин – кырыс бабай. Бакчада эшләгәндә күп эш кушсам: “И, бабай!” – дип кызлар каш та җыералар. Оныкларымны, балаларымны мин кыланмыйча, төчеләнмичә генә яратам.
- Авыр чакта таяныр дусларыгыз күпме?
- Без, щепкинчылар, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килеп яшибез.
- Ә сер сөйләрдәйләре?..
- Ринат Таҗетдинов. Ул кеше серен саклый белә, киң күҗелле зат. Фирдавес Әхмәтова, гомумән, бездә итагатьлеләр күп.
Сөмбел Хәләф, "Язмышым - театр" китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев