Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге көндә илебездә 7 миллион пенсионер эшли

Россиядә 62 миллион пенсионер яши. Шуларның 39 миллионга якыны – картлык буенча пенсия акчасы алучылар.

Алар аарсында эшләүчеләре дә җитәрлек. 2013 елда эшләүче пенсионерлар 13 миллион булган. Ә хәзер 7 миллион пенсионер рәсми эшләүче булып исәпләнә. Андыйлар саны кимүе эшләүче пенсионералар ай саен ала торган пенсия акчасына индексация ясауның туктатылуына бәйле.

“Росстат” мәгълүматы буенча, пенсия билгеләнгәннән соң да әле байтак еллар дәвамында эшләүчеләр саны арткан. 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу төр категория  пенсионерлар, уртача, 7,47 ел эшләгәннәр. 2011 ел белән чагыштырганда, бу бер елга күбрәк, дигән сүз. 2011 елда ул 6,5 ел тәшкил иткән.

hh.ru тикшеренүләр хезмәте җитәкчесе Мария Игнатова әйтүенчә, Россиядәге компанияләрнең 78 процентында пенсионерлар һәм, шулай ук, пенсиягә чыгар вакытлары җитеп килүчеләр эшли икән.

Хәзер Россиянең хезмәт базарындагы хезмәткәрләрнең 10 проценты – пенсия яшендәгеләр. Ил икътисадына алар керткән табыш, якынча, 15 триллион сум икән. Моннан тыш, Россия пенсионерларының әле оныкларын карашуларын да искә алырга кирәк. Ә анысы исә балаларына эшләрен дәвам итү һәм хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев