Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтенроссия V “Әлбәдән” хәрби уеннары” фестивале узды

24-25 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында булган бу фестиваль Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдән чик буендагы Брест крепостен немец гаскәрләреннән саклаган майор Гавриловны батырлыкка илткән тормыш юлы, гражданнар сугышы һәм 1941-1945 елгы сугышларның хәрби реконструкциясе буларак үтте.

Быел фестиваль Татарстан хөкүмәте һәм «Росмолодежь» ярдәмендә, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Питрәч якташлыгы җәмгыяте һәм Казан шәһәренең «Витязь» хәрби-тарихи клубы тарафыннан оештырылды. 

Хәрби уеннарга Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Саратов, Сарапул, Киров, Тольятти шәһәрләреннән, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл, Чувашстан республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән хәрби клуб вәкилләре килгән иде. Анда барлыгы 300ләп реконструктор һәм 30 берәмлек хәрби техника катнашты. Уеннарны 12 мең кеше карады. 

Фестивальне ачу тантанасында Питрәч егете, Россия Герое майор Иван Додосов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстына чәчәкләр куйдылар.

— Петр Михайловичның тормышы һәм сугыштагы батырлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Илебезнең киләчәге булган хәзерге яшь буынны без шулар үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез, — дип әйтте Илһам Кашапов тантанада ясаган чыгышында.

Мәскәүдәге хәрби академиядә укучы Иван Додосов та мондый патриотик чараларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:

— Бу фестиваль безнең балаларга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Сугыш юллары аша узган бабайларыбыз белән горурланабыз. Шуның шикелле, без хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче егетләребез белән дә горурланырга тиеш. Аларның һәр батырлыгын истә тотарга кирәк.

Фестивальнең беренче көнендә гражданнар сугышы чорындагы бәрелеш реконструкцияләнде. Ул үзенең хәрби юлын гражданнар сугышында башлаган Петр Гавриловның һәм шул сугышта катнашкан башка кешеләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмаларына нигезләнгән. Татарстан милли музееның фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Владислав Хабаров әйтүенчә, 28нче Азин дивизиясе турындагы мәгълүматны җыеп, шартлы рәвештә, 1919 елда булган бәрелешкә берләштергәннәр.

«Әлбәдән» хәрби уеннары"ның икенче көнендә Брест крепостендагы ике бәрелеш реконструкцияләнде. 25 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә фестивальне караучылар Мишә елгасы ярына җыелдылар. Алар Бөек Ватан сугышының беренче көнендә Вермахт гаскәрләренең ничек итеп Көнбатыш Буг елгасын кичеп, безнең чик буе заставасына һөҗүм итүләрен күрделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Хәтер акциясе булды — реконструктор-солдатлар шәмнәр кабыздылар...

Фестиваль кавалерия, тарихи хәрби техника һәм авиация катнашындагы «Брест крепосте турында легенда» белән тәмамланды. Быел дошманның совет госпитален басып алуы, Брест крепостеннан колоннаның ничек чыгуы да күрсәтелде.

Ике көн дәвамында хәрби-кыр почтасы, хәрби парикмахерский эшләде; радистлар эше белән танышырга мөмкин иде. Атлы спорт белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышы да булды. Төрле күргәзмәләр, мастер-класслар да оештырылды. Хәрби клубларның интерактив программалары да күрсәтелде. Балаларны һәм яшьләрне «Ватанны сакларга әзер!» квест-уены үзенә җәлеп итте.

Фото : Пестрецы информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев