Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балагыз мәктәптә укыса, белеп тору комачауламас

Көннәр суык торса, мәктәптә дәресләр булмаска да мөмкин.

Январь башындагы суыклар аркасында, яңа ел каникуллары быел берничә көнгә озаккарак сузылды. Әле алда февраль суыклары, шуңа күрә алга таба балаларны мәктәпкә дәресләргә җибәрү-җибәрмәүне хәл итү өчен, һава температурасының ничек булырга тиешлеген белеп тору ата-аналарга комачауламас.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, авыл мәктәпләрендә кыш көне һава температурасы 23 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда – башлангыч класс, 25 градус һәм аннан да салкынрак булса – V-IX класс, 30 һәм аннан да суыграк булган очракта X-XI класс укучылары укымый.

Шәһәр мәктәпләрендә бераз башкачарак: көн 25 градус һәм аннан да салкын торганда – башлангыч класс балалары, 27 градус һәм тагын да түбәнрәк булса – V-IX класс, ә инде 32 градус һәм аннан суыграк булганда X-XI класс укучылары өчен дә дәресләр булмый.

Кышкы зәмһәрир суыкларда балаларның өйдә утырулары үз сәламәтлекләре өчен үк яхшы икәнен һәр ата-ана белеп торырга тиеш.

Фото: i-geb.de

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев