Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җирлекләренә яңа машиналар бирелә

Казанда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIХ съезды узды. Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район берәмлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Ассоциация советы председатель Әгъзам Гобәйдуллин бу елдагы эшкә нәтиҗә ясады. Җирле үзидарә тарафыннан махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм итү, ул зонадагыларга гуманитар ярдәм җыю, дәүләткүләм һәм республика программаларын тормышка ашыру кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды.

Үзара салым программасы буенча ул, быел халыкның авыл инфраструктурасын яхшыртуга 350 миллион сумнан күбрәк акча кертүен, республика бюджетыннан да 1,1 миллиард сум бирелгәнен телгә алып китте. 

Рөстәм Миңнеханов муниципаль властьтагылар өчен 2025 елга мөһим бурычлар билгеләп, Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген, 2025 елның республикада Ватанны сакалучылар елы дип игълан ителгәнен әйтте. Татарстан Рәисен сайлауның киләсе елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булачагын да искәртте. Республикада муниципаль берәмлекләргә һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.

Съезд азагында Татарстан Рәисе муниципаль тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, республикадагы җирлекләргә һәм муниципаль учреждениеләргә 100 яңа автомобиль бирелде.

Республика муниципаль берәмлекләре смотр-конкурсында катнашып, үз җирлекләренең социаль-икътисады үсешендә ирешелгән уңышлар өчен диплом һәм машина белән бүләкләнүчеләр арасында безнекләр дә бар. Мәсәлән, Зәй районының Кадер һәм, шулай ук, Баграж авыл җирлекләре. 

Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова, Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев әле шушы көннәрдә генә Казанга кабат килеп, ул автомобильләрне рәсмиләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев