Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җәмле Җураш буйларында” фестиваленең Гран-при бүләген “Җиңгәчәйләр” ансамбле алды

10 ноябрь көнне Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Җәмле Җураш буйларында” төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.

“Җәмле Җураш буйларында” фествиаленең масштабы елдан-ел үсә. Быел анда катнашырга республика буенча 50гә якын гариза килгән. Быел фестиваль дүртенче мәртәбә үткәрелде.

Фестиваль традицион мәдәниятне һәм аның төрле үзенчәлеген саклау, аны халыкка күрсәтү максатыннан үткәрелде. Конкурсны оештыручылар – Менделеевск районының үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм җирле керәшеннәр оешмасы.

Катнашучыларны берничә номинация буенча сынаганнар. Жюри составында Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова һәм  Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре - Павел Александров, Марина Казакова, Илүзә Галиуллина булган.  

Мамадыш районындагы Дүсмәт авылының “Җиңгәчәйләр” керәшен халык ансамбле (җит. В.Спиридонов), “Покрау утырмасы” күренешен сәхнәләштереп, фестивальнең Гран-при бүләген алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев